11 августта Урал һәм Идел буе федераль округлары волонтерларының округ форумы — #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе кысаларында Саранск шәһәрендә конкурсның ярымфиналистлары проектларын яклау узды. Татарстан Республикасы конкурсның төрле номинацияләрендә 25тән артык социаль әһәмиятле проект тәкъдим итте: коммерцияле булмаган оешма, кешеләргә ярдәм, волонтерлык һ. б.
«Сила в детях» хәйрия фондыннан «Мобиль ярдәм» проекты белән Проект эшчәнлеге буенча директор урынбасары Чернов Адель Робертович катнашты.