Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның җәйге ялын оештыру, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында инклюзив сменалар оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» нәтиҗәләре

2023 елның 28 июле, җомга

26 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе тарафыннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның җәйге ялын оештыру, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында инклюзив сменалар оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү аша кабул ителде.

Шалтыратуларны комиссия рәисе Әлфия Вәлиева, комиссия рәисе урынбасары Татьяна Мерзлякова, ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары Ренат Мөзафәров һәм Марат Кадыйров кабул итте.

2 сәгать эчендә 32 мөрәҗәгать килгән. Шалтыратуларны анализлау булган проблемалар турында күрсәтә: инвалид балаларны махсус яки инклюзив лагерь сменаларына җибәрү мөмкинлеге турында гражданнарның түбән хәбәрдарлыгы, шулай ук үзенчәлекле балаларның караучылары белән бергә ял итүен оештыру өчен мәдәни-массакүләм чараларда бушлай катнашуы. Барлык мөрәҗәгатьләр дә комиссия тарафыннан контрольгә алынды.

Берничә бала тәрбияләүче әниләрнең берсенең Казан шәһәрендә инвалид балалар өчен көндезге сменаларны оештыру кирәклеге турындагы тәкъдиме нигезендә, чара ахырында коммерцияле булмаган оешмалар ресурслары тарафыннан август аенда «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан» коммерциялеулмаган оешма базасында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды ярдәме белән өстәмә түләүсез 2 шундый смена үткәрү турында карар кабул ителде.

1 смена 14-22 август көннәрендә 6-10 яшьлек менталь тайпылышлары булган 15 бала өчен һәм теләкләре булган очракта, аларның әниләре өчен 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Сеченов урамы, 5 адресы буенча узачак. Язылу өчен Телефон: 558-74-18. Шалтыратулар эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

2 смена 22-29 август көннәрендә 30 кеше өчен (9-14 яшьлек 15 бала һәм 15 ата-ана) 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Серов урамы, 4а. Язылу өчен телефон: 89503110330, 89047143050. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Ике смена вакытында өч тапкыр туклану бирелә, тар белгечләр белән балаларны тернәкләндерү өчен дәресләр, иҗади үсеш активлыклары, ата – аналар өчен аерым программа, шулай ук уртак күчмә чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International