ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова чуваш халкының гореф-гадәтләренә һәм милли аш-суына багышланган фестивальдә катнашты

2023 елның 23 июне, җомга

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Кунакчыллык һәм дизайн факультеты студентларны Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Фестиваль чуаш халкының традицияләренә һәм милли аш-суына багышланган.

Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова катнашты.

И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогия университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Кузнецова студентларны чувашларның этномәдәни традицияләре белән таныштырды, җәмәгать туклануы укытучылары һәм студент - технологлары чуваш милли ризыгы Хуран-куклы әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр, ә фестиваль Аксубай район мәдәният йорты артистлары һәм КИУ студентлары концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International