Коммерцияле булмаган оешма йортында «Иң яхшы доктор – син үзең» курсы кысаларында дәрес узды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

ТР Иҗтимагый палатасының Коммерөияле булмаган оешма йортында сәламәт яшәү рәвеше буенча «иң яхшы доктор – син үзең» белем бирү курсы программасы гамәлгә ашырыла. 2023 елның 21 июнендә «Юка эчәк каналының торышын диагностикалау» темасына дәрес узды. Курсны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән «Азамат» Казан шәһәр иҗтимагый фонды үткәрә.

Галимнәр фикеренчә, кеше сәламәтлеге 20 процентка нәселдәнлек, тагын 20 процентка әйләнә-тирә мохит тәэсиреннән, 10 процентка алынган медицина хезмәтеннән тора. Калган 50% – ул кешенең нинди тормыш рәвеше алып баруы.

«Иң яхшы доктор – син үзең» курсы катнашучыларны сәламәт яшәү рәвешен саклау, авыруларны профилактикалау һәм булдырмау серләре белән таныштыра.

«Җәй, күпләр ялда, ләкин иң чыдамнары вакыт табып, укырга килделәр. Чөнки парлы йөрәк каналы – нечкә эчәкне саклый белү күпләргә бик кирәк! – дип сөйләде дәресләр җитәкчесе Владимир Семенович Бурдейный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International