Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Бүген «Татар Информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирүгә конкурс игълан итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Конкурсның гомуми фонды 106 млн сумнан артып китә. Бер грантның максималь суммасы – 3 млн.сум, киләсе елда Татарстанның кммерцияле булмаган оешмалары ярдәм ала алачаклар.

Республиканың коммерцияле булмаган секторы өчен бу иң көтелгән конкурс, дип билгеләп үтте ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров.

«Ун көннән артык вакыт үтте һәм йөзгә якын гариза бирелде. «Татар милли мәдәниятен үстерү» һәм «Иҗтимагый дипломатияне үстерүгә һәм ватандашларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар» номинацияләре буенча башка төбәкләрдән коммерцияле булмаган оешмалардан гаризалар бирелергә мөмкин. 20 төбәктән 20 гариза килгән», —  дип сөйләде Тимур Кадыйров.

Ул искәрткәнчә, республикада 6 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма эшли, шуңа күрә конкурсны оештыручылар күп санлы гаризалар көтә.

Гаризалар җыю 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр үткәрелә. Социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарны социаль яклау һәм гаиләгә, ана булу, ата булуга һәм балачакка ярдәм итү, тарихи хәтерне саклау, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү кебек юнәлешләр буенча гаризалар грантытатарстана.рф порталында кабул ителә.

Конкурс җиңүчеләре 2023 елның октябрендә аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International