Июнь аенда ТР Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе тарафыннан ТР Хезмәт министрлыгы һәм балалы гаиләләр өчен бердәм (универсаль) пособие алу мәсьәләләре буенча социаль фонд белгечләрен чакырып кайнар линия оештырылды.
Барлыгы 120 мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның 54е – интернет-кабул итү һәм 66сы – кайнар линия телефоны аша. Бүгенге көндә барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкәртелгән.
Белешмә өчен:
2023 елның 1 гыйнварыннан мохтаҗ гаиләләр өчен социаль ярдәмнең яңа комплекслы чарасы — балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие гамәлгә керде. Түләүләрне иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары ала алачак. Бердәм пособие – йөклелекнең башлангыч чорында исәпкә баскан хатын-кызлар һәм 0 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары өчен түбән керемле гаиләләргә айлык пособие. Мондый түләү барлык балаларга, туу чиратлыгына карамастан, исәпләнгән. Ярдәм мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү шартларында бирелә.