«ЧЫН ЙӨРӘКТӘН – ОТ ЧИСТОГО СЕРДЦА» проектлар конкурсына старт бирелде

2023 елның 16 июне, җомга

«ЧЫН ЙӨРӘКТӘН – ОТ ЧИСТОГО СЕРДЦА» конкурсы «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең социаль эшкуарлыкны үстерү комитеты тарафыннан «Бизнес хатын-кызлары» Россия ассоциациясе белән берлектә үткәрелә.

Конкурсны үткәрү Татарстан Республикасында социаль эшкуарлык институтының барлыкка килүенә һәм үсешенә, шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларның үсешенә мөмкинлек бирә. Җәмәгатьчелек, закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең төбәк органнары һәм массакүләм матбугат чаралары игътибарын социаль эшкуарлар, коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә җәлеп итү социаль проблемаларны хәл итүгә һәм җәмгыятьтә озак вакытлы уңай үзгәрешләргә ирешүгә ярдәм итә.

Конкурсны үткәрү максаты булып социаль эшкуарлык өлкәсендә төбәк проектларын, коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу, проектларны гамәлгә ашыру чорында консалтинг һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү, шулай ук түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләү тора:

1. Татарстан Республикасында 2023 елның иң яхшы социаль эшкуар

2. Татарстан Республикасында иң яхшы коммерцияле булмаган оешма

Конкурста катнашу бушлай. Конкурска гаризалар 2023 елның 30 июне 23:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Бүләкләү тантанасы 6 июльдә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак.

Конкурска теркәлү:

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSd4U2XIMRsOTE81wG75r-wZYfy8hHrFMSImQDhvCqJLCiPnJg/viewform?usp=sharing

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International