ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» форумында катнаштылар

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәте оештырды. Форум Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ- паркта узды. Видео сәламләүне форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәрде.

Форумда дөньяның 20дән артык иленең Мәгариф министрлары катнашты, шулай ук 31 дустанә ил делегациясе килде. Бу зур тематик вакыйгада барлыгы 101 чит ил кунагы катнаша. Катнашучы илләр арасында Мисыр, Катар, Бразилия, Оман, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сүрия Гарәп Республикасы, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Пакестан, Мьянма, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Әрмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «мәгарифне һәм тәрбияне системалы камилләштерү – безнең илләрнең уңышлы киләчәге, аларның технологик лидерлыгы һәм халыкның иминлеге нигезе». Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең эре фәнни-белем бирү үзәге, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне ел саен 22,5 млрд сум күләмендә финанслау белән гамәлгә ашыра торган 127 фәнни комплекс оешмасы, халыкара рейтингларда югары позициядә тора торган 45 югары уку йорты, белгечлекләрнең барлык төркемнәре буенча югары квалификацияле әзерлек алучы 143 мең студент бар. Моннан тыш, төбәктә гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган белем бирү оешмалары челтәре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International