ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская Рус теле көне һәм А. С. Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты

2023 елның 6 июне, сишәмбе

6 июньдә республика буенча рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Казанда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Шигърият көне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы концерт белән дәвам итте.

Чараларда ТР Иҗтимагый палатасының Этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармониягә салу буенча комиссиясе рәисе урынбасары Ирина Александровская катнашты.

Бәйрәмнең музыкаль-әдәби өлеше һәм чәчәкләр кую тантанасы шагыйрь исемен йөрткән урамда куелган һәйкәл янында узды. Пушкин урамында иртәдән үк Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары тәкъдим итүдә шагыйрьнең шигырьләреннән, поэмаларыннан һәм романсларыннан танылган юллар, А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенең балалар иҗат коллективлары башкаруында музыка номерлары яңгырады.

Бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләрне шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, кайбер министрлык җитәкчеләре, республиканың иҗади интеллигенциясе һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре салды.

Аннары Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында әйдәп баручы солистлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында рус теле көненә багышланган тантаналы чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International