ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова «Үзеңнекен сайла» федераль партия проекты эшлекле төркеменең күчмә утырышында катнашты

2023 елның 6 июне, сишәмбе

«Гаилә канаты астында» ТР Региональ иҗтимагый оешмасы президенты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова санитар-гигиена эшләнмәләре базарын үстерү мәсьәләләре буенча «Үзеңнекен сайла» федераль партия проекты эшлекле төркеменең күчмә утырышында катнашты.

Чара «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, «Үзеңнекен сайла» һәм «Көчле гаилә» федераль партия проектлары координаторлары һәм әгъзалары катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International