Казанда 05 июньдә опера җырчысы Федор Шаляпинга һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Якташыбыз, бөек артист Федор Шаляпинның 150 еллыгында һәм Рус теле көне алдыннан без монда, рус мәдәниятенең ике күренекле фигурасының дуслык бердәмлеге символына әверелгән музей янында җыелдык»,-диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Горький һәм Шаляпинның бер-берсен абыйлы-энеле дип атауларын, аларны сәнгатькә, Ватанга һәм аның талантлы халкына мәхәббәт берләштергәнен билгели. «Казан алар өчен рухи үсеш һәм формалашу шәһәре булды. Бүген бу ике талантлы кеше яраткан шәһәрләре фонында янә бергә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисенең искәртүенчә, быел иң лаеклы яшь башкаручылар һәм музыкантлар өчен Федор Иванович Шаляпин исемендәге Республика премиясе булдырылачак.
Мемориаль композиция А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее бинасы фасадына урнаштырылган. Скульптор Иван Новоселов тарафыннан ясалган Яшь Максим Горький бюсты 1967 елда биредә урнаштырылган. Бүген аны Федор Шаляпин бюсты, шулай ук скульптор Зөлфия Мөхәммәтьянованың «XIX һәм XX гасырлар чигендәге Казан күренешләре» коелган панносы тулыландырды.
Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә опера җырчысы Федор Шаляпинның 150 еллыгы һәм рус язучысы Максим Горькийның 155 еллыгы билгеләп үтелә.
Тантанада ТР Иҗтимагый палатасының этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе рәисе урынбасары Ирина Александровская катнашты.