31 майда ТР Театр эшлеклеләре берлеге сәхнәсендә 8нче «Кар королевасы: SNOW буыны» спектакле күрсәтелде. Премьерадан алып бүгенге көнгә кадәр вакыйгаларга бай озын юл үтелде. Спектакльнең һәр күрсәтүе-ул аерым кечкенә тормыш, ул һәрчак яңача яши.
«Нур» Татар балалар театр студиясе 2022/2023 елгы сезонда чорның кискен проблемасын балаларның гаджетларда чумуын чагылдыра һәм мәңгелек темаларны күтәрә: балалар - ата-аналар аңлашылмаучанлыгын һәм ялгызлыкны җиңү.
Спектакль тамашачы белән гуманистик темаларга сөйләшә, дуслыкның җылы мөнәсәбәтләре, тирә - юньдәгеләрнең тормышына катнашу, тере аралашу никадәр кирәклеге турында. «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» китапларны уку, иҗатка вакыт багышлау һәм, бернәрсәгә карамастан, үз хыялыңны тормышка ашырырга кирәклеге турында сөйли.
Спектакльнең төп максаты – гаджетка бәйлелекне профилактикалау, әмма спектакльнең югарырак максаты – спектакль аудиториясен һәм аның катнашучыларын тормышта кызыксынулар һәм дуслар табуга, үз - үзеңне камилләштерүгә һәм иҗади яшәү рәвешенә омтылуга илһамландыру.
Спектакльнең төп аудиториясе, шулай ук спектакльдә катнашучылар балалар һәм яшүсмерләр, ләкин тамашачылар арасында шулай ук күп гаиләләр, тәрбиячеләр һәм педагоглар бар, алар да спектакльдә ачылган темаларга битараф түгел.
Спектакльне Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йорты, «Здравушка» тернәкләнү үзәге, «Апрель» тернәкләнү үзәге, Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернат, «Госмания» урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасыннан гаиләләр, шулай ук мәктәп укучылары һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең ата-аналары карады.
ТР Иҗтимагый палатасы шәһәрнең социаль учреждениеләре аудиториясен җәмгыять өчен актуаль булган спектакльгә җәлеп итүдә ярдәм күрсәтте.
«Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектакле ТР Театр эшлеклеләре берлегендә (М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты), Г. Камал исемендәге театрда, «Әкият» театрында, шулай ук Г. Камал исемендәге театр каршындагы «Шәрык клубы» («Көнчыгыш клубы») татар театры тарихының интерактив мультимедия комплексы сәхнәсендә күрсәтелде.
«Нур» театр студиясе театр сезонының барлык күрсәтүләре дәвамында тамашачылар белән «игелеклелек энергиясе» белән алмаша.
Спектакльнең актерлар төркеме – Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге инициативасы белән 2012 елның гыйнварында М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында ачылган «Нур» татар балалар театр студиясе тәрбияләнүчеләре. Узган елларда аның укучылары күп кенә иҗади проектларда һәм конкурсларда катнашырга өлгерә. Студиянең сәнгать җитәкчесе – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты – Наилә Гәрәева. Спектакльнең режиссеры – Казан театр училищесы педагогы, актер, режиссер Марсель Мәхмүтов. Инсценировка авторы һәм студия координаторы халыкара кинофестивальләр лауреаты, кинорежиссер һәм сценарист Ләйлә Сәлахәтдинова. Спектакльдә әти-әни ролен Г.Камал исемендәге театр актерлары, ТРның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хәмәдинурова һәм Ришат Әхмәдуллин башкарды.
Кино һәм театрны берләштергән һәм ТР Яшь тамашачысын сәнгатькә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектакленең барлык күрсәтүләре ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.