ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анна Мөбәрәкшина балаларны яклау көненә багышланган балалар бәйрәмендә катнашты

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

2023 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Сәламәтлек саклау һәм демография буенча комиссиясе рәисе урынбасары Анна Мөбарәкшина, шулай ук тулы булмаган гаиләләр һәм диабет белән авыручы балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итү «Игелек» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыручысы һәм җитәкчесе Ригина Садыйкова катнашында «Особые дети. Татарстан» һәм «Новая Планета» АВА-үзәге директоры Салихова Светлана Айдыновна белән берлектә диабет һәм аутистик спектрында тайпылышлар булган балалар өчен Балаларны яклау көненә багышланган балалар бәйрәме оештырдылар.

Чара Далия Гайнанова нигез салган сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, ДЦП, аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар өчен GT Dress маркалы адаптив кием тегү остаханәсе базасында узды.

«Сладко Полезно» дөрес туклану кибете биргән сыйлар һәм ике катлы шикәрсез, глютенсыз торт белән чәй эчү оештырылды. Бәйрәмдә балалар вакытны онытылмаслык итеп үткәрделәр, аниматорлар балалар белән уйнадылар һәм күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International