Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертлары белән берлектә Республика ата-аналар интернет-җыелышының чираттагы утырышында яңартылган белем бирү стандартларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева һәм аның хезмәттәшләре Бердәм Россия мәгариф киңлеген модернизацияләү барышы, республика мәктәпләренең урта гомуми белем бирүнең яңартылган федераль белем бирү программаларын һәм федераль уку планын гамәлгә кертүгә әзерлеге турында мәгълүматны җентекләп ачтылар.
«2023-2024 уку елыннан башлап уку процессына кертеләчәк яңалыкларның күбесе безнең экспертлар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан тәкъдим ителде. Шуңа күрә педагоглар һәм ата - аналар уку процессында нинди яңа темалар, технологияләр, эш формалары кулланылачагын аңласын өчен киң аңлату эше алып бару мөһим», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Асия Тимирясова.
Утырышны турыдан-туры трансляцияләүгә Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан 950дән артык педагог һәм ата-аналар кушылды. Мәктәп белем бирүенең яңартылган белем бирү стандартларына күчүнең гамәли аспектларын карау педагогик хезмәткәрләрнең еллык август киңәшмәсе кысаларында секцион эш барышында да каралган.