2023 елның 24 маенда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Система» фәнни-белем бирү үзәгендә Т.Т. Федорова рәислегендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү буенча комиссия утырышы узды.
Чираттагы эшлекле очрашу Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Низамов Рәшит Корбангали улы катнашында узды.
Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы фәнни яшьләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре, ТР һәм РФ мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук комиссиянең алга таба эш планы турында фикер алыштылар.
Утырышта катнашучыларга Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Технология», «Цифра», «Шәһәр төзелеше», «BFFT.space», «Архитектур физика», «Мирас» фәнни – белем бирү үзәкләрен һәм «Геотехника» һәм «Төзелеш» үзәкләрен үз эченә алган «Нигезләр» фәнни-белем бирү киңлеген күрсәттеләр.
Утырышта комиссия рәисе, «ТИСБИ» көллияте директоры Федорова Тамара Трофимовна, комиссия әгъзалары: «Казан ачык талантлар университеты 2.0» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры вазифаларын башкаручы Әхмәтова Аделя Марат кызы; ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте башкарма комитеты рәисе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының доценты Кареева Юлия Рөстәм кызы, шулай ук Иҗтимагый палатаның әйдәп баручы белгече Идрисов Азат Альберт улы катнашты.