2023 елның 27-28 маенда Татарстан башкаласында иң зур җиңел атлетика стартларының берсе – традицион Казан йөгерү марафоны узды. Чарада җыелган барлык акчалар Казандагы «Гаилә бергә» хәйрия фондының бушлай Гаилә йорты эшен тәэмин итүгә тотылачак, анда Республика балалар клиник хастаханәсендә озак дәвалана торган гаиләләр яши.
Җиденче ел рәттән «Гаилә бергә» хәйрия фонды яхшы традицияне дәвам итә һәм TIMERMANның социаль партнеры була. Быел марафонда дөньяның 16 иленнән 16 000 кеше катнашты.
Марафонның иң популяр дистанциясен, 10 километрны, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева ачты, барысына да яхшы старт һәм куелган максатларга ирешүләрен теләде.
Елның төп йөгерү чарасын Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов ачты. «... Без инде 9 ел рәттән марафон үткәрәбез. Казан марафоны-илебезнең иң зур төбәк марафоны. Татарстанга, башкалабызга килгән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә... Быел Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыруга 10 ел тула. Бу марафонны без бу 10 еллыкка багышлыйбыз. Барыбызга да яхшы кәеф, бәхет, игелек һәм бары тик алга!».
Казан марафоны спорттагы сәләтләрне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннарына соклану мөмкинлеге дә бирде. Якты эмоцияләр, җылы атмосфера һәм үзеңне «Өйдән ерак булган йорт» командасының бер өлеше итеп хис итү бу чараны онытылмаслык игелекле бәйрәм итте!
Казан марафонында «Гаилә бергә» хәйрия фондының генераль доноры «Рулог» компаниясе, Фондның рәсми партнеры «Азык-төлек предприятиеләренең төбәк челтәре» компаниясе (яисә «СПП» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), «Эколаб», «Белая дача», «Тек-Пак», «Сканди Пак», «Франке Нева», «Марр Руссия», «Май-Брендс» компанияләре партнерлары булды.