ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Социаль сәясәт комитеты утырышында катнашты

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

29 майда Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты утырышында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында сүз барды. Депутатлар шулай ук мәҗбүри медицина иминияте Федераль фонды бюджеты үтәлеше һәм баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында республика закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов катнашты.

Ел саен җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланыр алдыннан республиканың профильле министрлыклары комитет әгъзаларына балаларның җәйге ялы турында мәгълүмат тапшыралар. Комитет рәисе Светлана Захарова, утырышны ачып, депутатларның әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотуын билгеләп үтте. «Сәламәтләндерү кампаниясе башланган чорда без балаларның ялы ничек оештырылачагын карыйбыз, ә сентябрь-октябрь айларында профильле министрлык вәкилләренең эш нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңлыйбыз, закон чыгаручыларның игътибарын тагын нәрсәгә юнәлтергә кирәклеген аңлар өчен».

Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүмат белән ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясады.

Комитет рәисе Светлана Захарова министрлык вәкилләренә балаларның инклюзив ялын үстерүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.

Депутатлар шулай ук бюджет юлламаларын бүлү процессы, кадрлар әзерләү белән бәйле хәлләр, һәр лагерьда медкабинет эшләве белән кызыксындылар. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

Мәгълүматны тыңлап, депутатлар республика һәм Хөкүмәтнең профильле министрлыклары адресына карар кабул иттеләр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына мөмкинлекләре чикле балаларны ял итү һәм сәламәтләндерү белән тәэмин итүне арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде. Профильле министрлыкларга кадрлар сайлау, республиканың сәламәтләндерү лагерьларында балаларга карата хокук бозуларны профилактикалау, балаларны тәүлекнең якты вакытында йөртү һәм суда булу кагыйдәләрен үтәү, шулай ук балаларның ял итү программаларының сыйфатына аерым игътибар бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International