Казанда 8 июньдә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалидлар өчен «Наперегонки со счастьем» велосипед узышы узачак.
Оештыручылар булып «Альпари» хәйрия фонды, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган оешмасы, Парклар һәм скверлар дирекциясе тора.
Расписаниесе:
9.30 - теркәлү башлану вакыты
10.00 - тантаналы өлеше һәм махсус велосипедларда беренче катнашучыларның старты
10.30 - катнашучылар башка техник чараларда старт ала.
11.00-кыр кухнясы, катнашучыларга дипломнар тапшыру
12.00-чараны тәмамлау.
Программада: 380 метрлы дистанциягә шәхси узышлар, барлык катнашучыларга медаль һәм диплом, концерт программасы, сый-нигъмәтләр.
Барлык катнашучылар өчен саклагыч шлем булу мәҗбүри!
Велосипедларны чара урынында тере чират тәртибендә арендага алырга мөмкин булачак.
Чарага мәҗбүри теркәлү: https://forms.gle/942WQRN8idpEVyJC6
Бу чараны барлык катнашучылар өчен онытылмаслык итү өчен җанатарлар да чакырыла.