«Татарстан Республикасында балаларны һәм яшүсмерләрне профориентацияләү методы буларак мәктәп сәнәгать туризмын үстерү» проекты кысаларында узган айда «РАМПА» Балаларны һәм яшүсмерләрне үстерү үзәге» тарафыннан республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләренә алты экскурсия оештырылды.
Экскурсиядә Казан мәктәпләренең 150 дән артык укучысы катнашты, шул исәптән Казанның Идел буе районы балалар йортының тәрбияләнүчеләре дә. Укучылар «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте, «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте, «КМПО» акционерлык җәмгыяте һәм «Эйдос-Медицина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булдылар.
Предприятиеләргә экскурсияләр вакытында укучылар төрле тармакларда кирәкле һөнәрләр белән танышалар, җитештерү процессларын тикшерәләр һәм белгечләр белән аралашалар, бу аларның һөнәри үзбилгеләнүендә ярдәм итә һәм гомуми күзаллауны киңәйтә.
Проектны гамәлгә ашыру чорында 12-16 яшьлек 500 бала һәм яшүсмер өчен Татарстанның алты предприятиесенә 18 экскурсия узачак: «Казан вертолет заводы» акөионерлык җәмгыяте; «Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыяте; С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы; А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы акционерлык җәмгыяте; Казан моторлар төзү производство берләшмәсе акционерлык җәмгыяте; «Эйдос-Медицина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.