ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Актаныш районы эшмәкәрләре белән кооперацион эшлекле очрашу үткәрде

2023 елның 31 марты, җомга

2023 елның 30 мартында Актаныш районы хакимиятендә муниципаль район эшмәкәрләре һәм Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе әгъзалары белән кооперацион эшлекле очрашу узды.

Чараны Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе эшмәкәрләргә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «ИВФ РТ» коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Шакиров Марат Хәйдәр улы һәм Актаныш районы Башкарма комитеты белән берлектә оештырды.

Фикер алышуның төп мәсьәләләре:

  • 2023-24 елларга Актаныш муниципаль районының Кече һәм урта бизнесын үстерү буенча бурычлар һәм партнерлык һәм кооперациягә ихтыяҗлар.
  • Бизнесны үстерүдә иҗтимагый институтларның роле – М. М. Гафиятуллин
  • ТР бизнесын үстерүнең төп проблемалары һәм ТР кече һәм урта бизнес ассоциациясе предприятиеләренең инновацион партнерлыкны киңәйтү практикасы.
  • Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы эшкуарга ярдәм фондының бизнеска ярдәм итү буенча актуаль программалары
  • «Актаныш» сәнәгать паркын үстерү концепциясе. Үсешнең өстенлекләре һәм дәүләт ярдәме чаралары
  • Законнарның үзгәрүен исәпкә алып, катлаулы икътисади шартларда хезмәт ресурслары белән идарә итү тәҗрибәсе.

Очрашуда катнашучылар шулай ук:

  • «Актаныш агрегат заводы»  ачык акционерлык җәмгыятендә
  • «Газстройсервис» җаваплыыгы чикләнгән җәмгыятендә
  • «Актаныш икмәк комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булдылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Актаныш районы эшкуарлары белән Ассоциация әгъзалары арасыннан мөмкин булган партнерларны әзерләү, шул исәптән Актаныш сәнәгать паркы территориясендә бизнес урнаштыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International