Руслан Галләмов истәлегенә багышланган армия кул сугышы буенча «Ватан уллары» төбәк үзәгенең ачык шәхси беренчелеге узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Барс» махсус билгеләнештәге 26 отряд; Татарстан Республикасы буенча хокук тәртибе гаскәрләре запасының хәрби хезмәткәрләр ветераннары берлеге; «Ватан уллары» төбәк үзәге» ярдәме белән Яр Чаллы шәһәрендә 2023 елның 25 мартында 12 нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында Армия кул сугышы буенча «Ватан уллары» төбәк үзәгенең ачык шәхси беренчелеге булды, ул Росгвардиянең махсус билгеләнештәге 26 отряд сугышчысы Руслан Марс улы Галләмовның истәлегенә багышланды.

Ярышларда Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы шәһәрләре һәм районнарының 12 командасыннан 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге 103 спортчы катнашты.

Галләмов Руслан Марс улы 2005 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә 5598 нче хәрби часть, Казан шәһәрендә махсус билгеләнештәге «Барс» 26 нчы отрядына хезмәткә чакырыла. Вакытлы хезмәт тәмамлангач, контракт төзи. Берничә тапкыр Чечен Республикасында, 2021 елда Сүрия Гарәп Республикасында хезмәт-хәрби командировкаларда катнаша.

2009 елның 2 июлендә Руслан Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең махсус билгеләнештәге көчләренең намус, батырлык һәм каһарманлык символы булган крап беретын йөртү хокукына квалификация сынауларын уңышлы узды. Бүләкләре: РФ Эчке эшләр министрлыгының «Милициянең махсус бүлекчәләренең иң яхшы хезмәткәре» билгесе, «Георгий Жуков» медале, «Хәрби батырлык өчен» медале, II дәрәҗә «Күрсәткән батырлык өчен» медале, «Спецназда хезмәт иткән өчен» медале, III дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлык өчен» медале, «Барс» аерым нигез юбилей медале, «Спецназда хезмәт иткән өчен» юбилей медале, «Сүриядәге хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнә. Руслан бокс белән шөгыльләнә, отряд эчендә уздырылган көрәшнең бу төре буенча ярышларда җиңүче була.

2022 елның 11 мартында прапорщик Галләмов Руслан Марс улы хезмәт-хәрби биремне үтәгәндә һәлак була. Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 7 апрелендәге Указы белән Украина территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Галләмов Руслан Марс улы Батырлык ордены белән бүләкләнә (вафатыннансоң).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International