18 мартта шимбә көнне «Оранжевое Чудо» мәгариф үзәгендә (Казан шәһәре) И.Мерас романы буенча «Ничья длится мгновение» спектакле күрсәтелде. Режиссер Ю. Комарова булды.
Бу фашизмга каршы героик тарих. Батырлык, мәхәббәт һәм тормыш тарихы.
Киләсе күрсәтү 26 мартта булачак. Үткәрү урыны: Бөгелмә районы, Карабаш (Вахитов урамы, 17 йорт) шәһәр тибындагы поселогында урнашкан Карабаш мәдәният йорты.
Спектакль 12:00 сәгатьтә башлана. Дәвамы - 1 сәгать 30 минут
Керү ирекле. Яшь буенча чикләү 12+
Спектакль «Оранжевое Чудо» мәгариф үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Вдох» яшьләр театры» проектын үстерү кысаларында Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән күрсәтелә.