Дуслык йортында Кырым язына багышланган түгәрәк өстәл узды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Кырым язы» темасына түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә Татарстан, Мәскәү һәм Кырым спикерлары катнашты.

Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев мөрәҗәгать итте. Алар тарафыннан Кырым язы вакыйгаларының бик зур тарихи әһәмияте билгеләп үтелде, аның шаһитлары агымдагы тарихи моментта ил гражданнары булды.

Очрашу барышында Кырым ярымутравының борынгы заманнардан бирле сәяси һәм социаль тарихына, шулай ук заманча проблемаларга һәм Россия җәмгыяте алдында торган чакыруларга кагылышлы төрле мәсьәләләр каралды.

Түгәрәк өстәлнең төп спикерлары булып социология фәннәре докторы, Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры Андрей Тузиков, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Иҗтимагый советы әгъзасы Николай Григорьев (Мәскәү шәһәре), икътисад фәннәре докторы, Югары икътисад мәктәбе профессоры Иосиф Дискин (Мәскәү шәһәре), философия фәннәре докторы, Кырым федераль университеты профессоры Олег Шевченко (Кырым Республикасы), тарих фәннәре кандидаты, Казан милли тикшеренү технология университеты доценты, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Экспертлар советы җитәкчесе Роман Беляков, КИУ профессоры Олег Агапов һәм башкалар чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл ике форматта узды: көндезге һәм онлайн, аның катнашучылары һәм тыңлаучылары җәмәгать оешмалары, фәнни һәм белем бирү берләшмәләре, студентлар вәкилләре булды.

Түгәрәк өстәл эше азагында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская чыгыш ясады, ул Кырымнан коллегаларын, аерым алганда, рус этномәдәни хәрәкәте активын, быел 22 майда узачак «Каравон» рус мәдәнияте бәйрәменә чакырды.

Түгәрәк өстәлне Татарстан халыклары дуслыгы йорты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, «Гражданлык имтиханы» интеллектуаль платформасы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International