15 февральдә Казан шәһәренең сугышчы-интернационалистлары мемориалы янында Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 34 еллыгына багышланган хәтер митингы булды.
Митингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан гарнизоны башлыгы – Кызыл Байрак югары танк училищесы башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков, "Татарстан Республикасы ветераннар берлеге" ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы рәисе генерал - майор Александр Бородин, Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы генерал-майор Валерий Миронченко, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Кабыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Координация советы әгъзалары, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы җәмәгать оешмалары вәкилләре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның тол хатыннары, курсантлар, суворовчылар, яшь армиячеләр, волонтерлар һәм уку йортлары студентлары катнашты.
Җитәкчеләр чыгышыннан, концерт номерларыннан, бер минут тынлыктан соң ветераннар сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.