Тәтеш районының ата-аналары мәктәптәге кайнар туклануга контроль үткәрде

2023 елның 10 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы эшен дәвам итә. Бу атнада Тәтеш районының ата-аналары мәктәптәге кайнар туклануны контрольдә тоттылар, алар килеп түбәндәге мәктәпләрдә булдылар:

  • Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе
  • Зур Әтрәч башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе
  • Олы Шәмәк урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • Никифоров башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе
  • Тоншерма урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • Келәш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы
  • Монастырь башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы
  • Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Мәктәпләрдә туклануны оештыру, ашханәләрнең санитар-гигиена торышы һәм ашамлыкларның тәм сыйфаты яхшы дип билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International