Җиңү волонтерлары Сталинград сугышында Җиңү хөрмәтенә чаралар үткәрделәр

2023 елның 10 феврале, җомга

Питрәч районының Җиңү волонерлары  Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулуга багышланган «Биеклек 102.0» тарихи интеллектуаль уенын, шулай ук «Сталинград сугышы» Бөтенроссия Хәтер дәресен үткәрделәр.

Чүпрәле районының Җиңү волонтерлары Сталинград сугышында Җиңү хөрмәтенә митинг үткәрделәр. Шулай ук бу көн уңаеннан 1-11 сыйныфларда «Син Ватанны якладың, Сталинград!» батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар Бөек сугышның тарихи һәйкәлләре белән таныштылар.

Әгерҗе волонтерлары «Сталинград сугышы» дип аталган интерактив уен уздырды, ә мәктәп отрядларында Тарихи Хәтер дәресләре узды.


Әлмәт районының Җиңү волонтерлары «Сталинград сугышы» фильмын карауны оештырдылар һәм «Син хәтердә, Сталинград!» сыйныф сәгатләре үткәрделәр.

Бөгелмә районының Җиңү волонтерлары студентлар һәм мәктәп укучылары өчен «Сталинград сугышы» Бөтенроссия яшьләр тарихи квестын оештырдылар. Җиде команда үзләренең белемнәрен тикшерде һәм җиңүче урыны өчен көрәште!

Яшел Үзән районының Җиңү волонтерлары «Р.И.С.К. Разум, скорость, интуиция, команда» интеллектуаль уенын оештырдылар, анда 100дән артык укучы һәм студент катнашты.

Арча районының Җиңү волонтерлары тарихи хәтер дәресләре үткәрделәр. Укучылар Бөек Ватан сугышында борылыш ноктасына әверелгән бөек сугыш, шәһәрне саклаучы геройлар, «Павлов йорты», Мамай курганы турында зур игътибар белән тыңладылар. «Волгоград – герой шәһәр» видеоролигын карадылар. Сталинград сугышы турында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар, «Сталинградның мәңгелек уты» күргәзмәсе белән таныштылар.

Лаеш районының Җиңү волонтерлары мәктәп укучылары өчен квест әзерләделәр. Һәр станциядә Сталинград сугышы тарихы турында биремнәр бар иде. Һәр команда 1943 елгы борылыш сугышының мөһим мизгелләрен чагылдырган катнашу турында диплом һәм альбом алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International