Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру буенча «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең республика районнары белән видеоконференцэлемтә режимында комиссиясендә катнашты.
Иң мөһиме — «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты. Анда эре компанияләр генә түгел, кече һәм урта бизнес та катнаша. Аның кысаларында 250 предприятие финанслауны гына түгел, әлеге проектта катнашуга таләп ителгән новацияләрне кертүдән дә файда ала, дип билгеләп үтте спикер.
Артем Кузнецов, 2023 елда республика яңа дәрәҗәгә чыгар һәм яңа предприятиеләрне үстерүгә җәлеп итәр, дигән ышаныч белдерде.