«Яшьармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә Казан шәһәре Совет районы балаларын кабул итү тантанасы узды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

2023 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы ДОСААФында «Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне» истәлекле датасы алдыннан Казан шәһәре Совет районы балаларын «Яшьармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә (47, 101 нченомерлы мәктәпләр, 125, 174 номерлы гимназияләр) 95 кеше санында кабул итү тантанасы булды. Яшь армияче антын Татарстан Республикасы «Яшьармия» Төбәк штабы башлыгы, ветераннарның (инвалидларның) Республика иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Александр Ильич Бородин кабул итте.

Чарага мактаулы кунаклар: ТР Ветераннар берлеге рәисе урынбасары, Әфганстандагы сугыш ветераны, подполковник Поляков Александр Дмитриевич, ТР ДОСААФ идарәсе рәисе урынбасары Маннанов Әнәс Гарифҗан улы, полковник, Идел буе районы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары рәисе Госманов Ришат Ризаэтдин улы чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International