«Казан нуры» мәчете командасы ислам илләренең хоккей турнирын ачты

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

14 гыйнварда Казанда Ислам илләре командалары арасында хоккей буенча халыкара турнир ачылды. Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Башкала кунакларын ул турнир башланганчы ук «Кол Шәриф» мәчетендә каршы алды, анда алар намаз укыдылар. Ачылу тантанасында чыгыш ясап, Илфар хәзрәт Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте диндәшләрне спорт белән шөгыльләнергә һәм актив тормыш рәвеше алып барырга чакырды, дип сөйләде:

- Актив һәм сәламәт яшәү рәвеше – динебезнең таләбе ул, шуңа күрә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә, изге эшләр башкару өчен үзеңне яхшы формада тотарга чакырабыз. Россиядә сәламәт тәндә сәламәт рух, диләр, һәм бу дөрес раслау.

Илфар хәзрәт шулай ук Казанның ислам дөньясының төньяк башкаласы булуын искәртте һәм катнашучыларга җиңүләр теләде. Моннан тыш, ул ярышларны оештыручылар һәм катнашучылар белән символик рәвештә алка ыргыту  тантанасында катнашты.

Турнирның беренче уенында «Казан нуры» мәчете һәм БГӘ хоккей командалары көч сынашты. Җиңүне кунаклар яулады.

Турнирны оештыручылар – «Татнефть-Ак Барс» һәм «Казан халыкара Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе. Хоккей буенча турнирның төп максаты – спорт, аерым алганда хоккей өлкәсендә Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасындагы багланышларны ныгыту.

Ярышларда катнашу өчен Татарстан башкаласына 13 илдән – Бәһрәйн, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Ливан, Алжир, Марокко, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Төркия спортчылары килде. Матчлар уздыру өчен төп мәйданчык - «Спорт сарае»нда, кайбер уеннар шулай ук «Татнефть Арена» боз сараенда узачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты Казанга килгән турнирда катнашучыларның хәләл-туклануын оештыра һәм контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International