Митрополит Кириллның гаиләгә ярдәм итү буенча епархиаль хезмәтләре хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре белән аралашуы булды

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның 13 гыйнварында Казан шәһәренең Раштуа Христов чиркәвендә литургия тәмамлангач, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл гаилә, ана һәм балачакны яклау мәсьәләләре буенча епархия комиссиясе һәм «Умиление» аналарны яклау үзәге карамагында булганнар белән очрашты.

Очрашуга 2022 елда аборт ясау ниятеннән баш тартып, әни булган хатын-кызлар чакырылган иде.

Владыка Кирилл яшь әниләрне балалары туу һәм Раштуа бәйрәме белән котлады:

Бала табу гаиләгә һәрвакыт шатлык китерә. Ләкин, соңгы гасыр кеше аңын шулкадәр бозды ки, кайберәүләр өчен сабыйның килүе авырлыкка әйләнде. Шул ук вакытта мин күп кенә шартларга карамастан, балаларның тугач иң зур бәхет китергән мисалларны да беләм. Безгә шулай ук табибларның хатын-кызларга йөклелекне өзәргә киңәш иткән очраклары билгеле, ә әниләр гөнаһ кылудан баш тартып, Аллага дога кылган һәм сәламәт балалар тудырган.

Мин сезне шундый матур балаларның әниләре булуыгыз белән котлыйм. Балаларыгызның сәламәт һәм диндар булып үсүләрен, сезгә шатлык һәм юаныч китерүләрен, тормышта таяныч һәм терәк булуларын телим.

Аннары владыка Кирилл очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм Раштуа бүләкләрен тапшырды. Хатын - кызлар шулай ук гаилә ярдәме еархия хезмәтләреннән һәм «Казан әниләре» хәйрия оешмасыннан бүләкләр алдылар.

Гаилә мәсьәләләре буенча епархия комиссиясе рәисе иерей Ярослав Петрушенков сүзләренчә, бу чара Вифлеем сабыйларын искә алу көненә туры китерелгән, ул Изге Раштуа көннәренә туры килә. Бу бәйрәмдә теге яки бу сәбәпләр аркасында якты дөньяга туа алмаган сабыйлар искә алына. «Бүген без барлык авырлыкларга карамастан ана бурычларын үтәгән хатын-кызларны котладык. Әниләрне хөрмәтләү традициясе алдагы елларда да дәвам итәр дип ышанам», - дип белдерде рухани.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International