ТР Дәүләт Советында җиденче (яңа) составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының беренче утырышы узачак

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 20 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының җиденче (яңа) составының беренче утырышы узачак.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашыр дип көтелә.

Утырышның көн тәртибендә: ТР Иҗтимагый палатасы рәисен һәм аның урынбасарларын сайлау, ТР Иҗтимагый палатасының даими комиссияләре һәм эшлекле төркемнәренең санын, исемнәрен һәм составларын раслау, ТР Иҗтимагый палатасының даими комиссияләре рәисләрен һәм рәис урынбасарларын сайлау, ТР Иҗтимагый палатасының сан составын раслау һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзаларын сайлау.

Массакүләм матбугат чараларын катнашырга чакырабыз.

Өстәмә элемтәләр өчен: Руслан Шиһабетдинов, +7 9272 400017.

Массакүләм матбугат чараларының АККРЕДИТАЦИЯСЕ өчен: Чулпан Шариповна Ахметова, 267-64-91, +7 9372 805696.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International