ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Үз чыгышында министр Эльмира Зарипова ведомствоның 2022 елдагы эш нәтиҗәләре, Татарстан хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга социаль ярдәм чаралары, ярлылыкка каршы көрәш, «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру барышы һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук җитештерү травматизмы, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре дә яктыртылды.

Министрлык коллегиясе утырышында шулай ук Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары статс-сәркәтибе Андрей Пудов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Андрей Пудов билгеләп үткәнчә, министрлыкның барлык максатлары һәм бурычлары сыйфатлы һәм вакытында үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International