Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында Татарстан Республикасы Законы нигезендә Иҗтимагый палата составының өчтән бере (20 кеше) Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2022 елның 15 декабрендә расланды.
Иҗтимагый палата составының икенче өчтән бере (20 кеше) шул ук көнне ТР территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән төбәк иҗтимагый берләшмәләр тәкъдиме буенча ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты раслаган Иҗтимагый палата әгъзаларының һәм Дәүләт Советы раслаган Иҗтимагый палата әгъзаларының гомуми җыелышында Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән иҗтимагый берләшмәләр тәкъдим иткән кандидатуралар арасыннан Иҗтимагый палата әгъзаларының тагын өчтән бере (20 кеше) составы билгеләнде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиденче составтагы Иҗтимагый палатага керделәр:
Шулай итеп, ТР Иҗтимагый палатасының җиденче составы формалаштырылды.