Татарстан Республикасында SOS социаль үзәге хезмәткәрләре ерак районнардагы кризистагы гаиләләргә ярдәм итә

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

23 декабрьдә Казанда йомгаклау конференциясе узды, анда Татарстан Республикасында «SOS мобиль бригадалары» проектының эшенә нәтиҗә ясадылар. Конференциядә хакимият органнары вәкилләре һәм үзәк партнерлары катнашты. Проектның эш нәтиҗәләрен аның директоры Александр Головатенко тәкъдим итте.

«SOS мобиль бригадалары» проекты 2022 елның июнендә президент грантлары фондының грант конкурсында җиңүче булды. Ярты ел Татарстан Республикасының 3 районында эшләде: Балык Бистәсе, Алексеевск һәм Яшел Үзән.

Республиканың ерак районнарында алар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә социаль ятимлекне профилактикалау белән актив шөгыльләнделәр. Ике юнәлеш буенча эшләделәр: гаиләләргә кризистан чыгарга ярдәм иттеләр һәм бу районнардагы белгечләрне эшли торган методикалар һәм техникаларга өйрәттеләр.

Коллегалар әти-әниләр өчен ата-аналар җыелышлары үткәрделәр, анда белгечләрдән бушлай ярдәм алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Бу җыелышларда 83 ата-ана катнашты.

Ата-аналарның нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлау өчен, алар өчен анкета – сораштыру үткәрделәр. Аның нәтиҗәләре буенча күпчелек ата-аналарны балаларның ата-аналарны тыңлап бетермәве һәм арада булган аңлашылмаучанлыклар белән бәйле конфликтлар борчый(65 кеше), 16 өлкән кеше күчеш яшьтәге балалар белән аралашу авырлыкларына, укудагы авырлыкларга (10 кеше), баланың гаджетларга бәйлелегенә (8 кеше) зарланган. Сораштыруда 242 ата- ана катнашты.

25 кризислы гаилә өчен безнең белгечләр гаилә хәленә диагностика үткәрделәр һәм авыр ситуациядән чыгу планын төзеделәр. Аларның 15енә Татарстан Республикасында SOS социаль үзәге озак вакытка ярдәм итүгә карар кылды.

Ә бу өч районның һөнәри берләшмәсе өчен үзәк белгечләре катлаулы тормыш хәлендә яшәүче гаиләләр һәм балалар белән эшләүдә һөнәри компетенцияләрне арттыру өчен тренинг-семинарлар үткәрде. Укуларны 83 белгеч узган.

Әлеге нәтиҗәләрнең барысы да - проектта планлаштырылганнарыннан күпкә югарырак.

Проектны тәкъдим иткәннән соң, үзәккә күп кенә партнерлар рәхмәт белдерде: Балакирев исемендәге сәнгать мәктәбе директоры Лариса Гурьянова, шулай ук Н.А.Галләмов исемендәге махсус урта белем бирү мәктәбе директоры Дмитрий Кладов, үзәк берничә ел рәттән алар белән хезмәттәшлек итә. Балык Бистәсе районының 1нче мәктәбендә инде 2 ел кризислы гаиләләр һәм балалар белән эш алып барыла, директоры Мөнирә Талалаева онлайн конференциягә кушылды һәм район һәм мәктәптә әлеге эшләрнең бик яхшы нәтиҗәсен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасының Балык Бистәсе, Алексеевск һәм Яшел Үзән районнары белән SOS социаль үзәге белгечләре эше дәвам итәчәк. Конференциядә катнашучылар алдагы эш максатлары турында фикер алыштылар һәм үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International