2023 елның 4 гыйнварында Бакый Урманче исемендәге шәһәр музеенда «Балалар бердәм» күп балалы гаиләләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Магнолия» театрының көмеш волонтерлары яңа ел тамашасын - Кыш Бабай, Кар кызы, Яңа ел символы Кролик (куян), урман җәнлекләре һәм кыш маҗаралары турындагы әкиятне күрсәттеләр.
Балалар табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, искиткеч бүләкләр алдылар.