Түбән Кама Җиңү волонтерлары Кыш Бабайга һәм Кар Кызына әверелеп, ветераннарны бәйрәм белән котлады. Яңа ел җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр тапшырдылар, ветераннарга мәрхәмәтлелек һәм игътибар күрсәттеләр.
Мондый әхлакый кыйммәтләргә ия очрашулар кадерле ветераннарның тормышын шатлык, Бөек Җиңү турында истәлекләр белән тулыландыра, аларның һәркайсының Россиянең тарихи елъязмасында әһәмиятле булуын искәртә, балаларда патриотлык рухын, Ватаныбызның җиңүе өчен горурлык хисләре тәрбияли.
Ветераннар һәм волонтерлар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яңа ел алды кәефе күтәренкелеге алды. Өлкән яшьтәге кешеләрнең елмайган йөзләре һәм аларга ешрак йөрү үтенечләре ирекле эшчәнлек кешеләре өчен иң югары бүләк булды.
«Ветераннар кечкенә балалар кебек, активистлар белән безнең килгәнне түземсезлек белән көтә. Яңа ел ярдәмендә һәр йортта бәйрәм ясыйсы килә. Минем уйлавымча, без ветераннар өендә бәйрәмнең бер өлешен ясый алдык», – дип уртаклашты Җиңү волонтерлары Түбән Кама бүлеге координаторы, Кар кызы Курочкина Татьяна.