2022 елның октябреннән социаль проект эшли башлады, аның җитәкчесе – ТР яшьләр эшләре буенча министрлыкның грант конкурсында 150 000 сум откан Миңнуллина Алия.
Проект әлеге курсларны түләүле нигездә үтү мөмкинлеге булмаган яшүсмерләрне һәм яшьләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Яшьләр тегү остаханәсен булдыруда катнашу аша аларның актив иҗтимагый эшчәнлегенә булышлык күрсәтү.
Проект кысаларында «Яшь техник» курсында катнашучылар тегү осталыгы буенча белем алдылар, үлчәмнәр төшерергә һәм әзер өлгеләр буенча эшләнмәләр тегәргә, детальләрне эшкәртү технологиясен үтәргә өйрәнделәр.
Уку нәтиҗәләре буенча, катнашучылар хәзер бик теләп киеп йөри торган худи теккәннәр.