Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булып узды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Утырышта Иҗтимагый совет рәисе, ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм хәйрия комиссиясе рәисе Маргарита Максимова һәм «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы И. П. Жуйкова катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2022 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чараларының үтәлешенә йомгак ясалды; «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында докладлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International