Республика ата-аналар советы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

22 декабрьдә Казанда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы утырышы узды, анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар, тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләренең ролен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фикер алышуның төп темасы яшь буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләренең ролен арттыру булды.

Бүген ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы буенча күтәрелә торган балаларны һәм яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре бик актуаль, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге фикер алышуның төп темасы – бала тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрне торгызу, гаилә институтын ныгыту».

Парламент Рәисе фикеренчә, ата-аналары аерылышу процессында булган балаларга аерым игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, ана булу, аталык һәм балачакны яклау, ана һәм баланың сәламәтлеген саклау мәсьәләләре ярдәм таләп итә, тулы булмаган, яшь һәм күпбалалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган ата-аналар да аеым игътибар таләп итә.

2020 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Республика ата-аналар советы оештырылды, ул республиканың барлык ата -аналар берлеген берләштерә. Совет җитәкчесе Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты – Наталья Фролова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International