ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин «Минем тавыш» сайлаучылар форумында катнашты

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

2022 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә агымдагы елда Татарстан Республикасы сайлаучыларының «Минем тавыш» форумының йомгаклау сессиясе узды.

Форум эшендә төрле дәрәҗәдәге депутатлар корпусы вәкилләре, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Экспертлар советы әгъзалары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары, Казан шәһәре югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары катнашты.

Форумда төп спикерлар булып түбәндәгеләр чыгыш ясады:

  • Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев;
  • Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

Форумның модераторы – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы рәисе Роман Беляков.

- 2022 ел дәвамында без яшь һәм булачак сайлаучылар белән эшләүгә аерым игътибар бирдек. Бу активлыкның төп векторы – сайлаулар институтына хөрмәт, гражданлык җаваплылыгы рухында Яңа буын сайлаучылар тәрбияләү, –  дип ассызыклады Андрей Кондратьев.

Чара дәвамында кунаклар һәм студентлар форум спикерларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенең Рәхмәт хатлары Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллинга, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан Инновацион университеты ректоры киңәшчесе Олег Агаповка тапшырылды.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең беренче дәрәҗә дипломнары белән 2022 елда Буа һәм Арча районнары территориаль сайлау комиссияләре эшен иң яхшы оештыруга багышланган территориаль сайлау комиссияләре арасында үткәрелгән республика конкурсында катнашучылар бүләкләнде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән дипломнар һәм сувенирлар «Атмосфера» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалистларына, аларның фәнни җитәкчеләренә һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе чараларында актив катнашучыларга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International