«Камаз-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин Казандагы «Дом вдали от дома»да булды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

2022 елның 22 декабрендә «Камаз-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин бушлай гаилә йортында булды һәм ТР Балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Владимир Чагинның һәр ел саен килүе инде күркәм традициягә әверелде. Яңа ел алдыннан Владимир Геннадьевич балаларны котлый һәм «КАМАЗ - Мастер» командасы тарафыннан эшләнгән махсус «кечкенә татлы камазлар бүләк итә.

«Конфетлар белән тулган машиналарны без үзебез белән алып килдек, бу камазда сезне күңелле Яңа ел бүләге көтә. Горурлыгыбыз предметы – үзебез эшләп чыгара торган, сыный торган һәм аларда чыгыш ясый торган узыш автомобильләре» – шундый сүзләр белән Владимир Геннадьевич балаларга татлы бүләкләр бүләк итте.

Владимир Чагин беренче булып йортта яшәүчеләргә «2022 елда Татарстан Республикасы ел командасы» номинациясендә җиңүләрен белдерде.

*«КАМАЗ-мастер» командасы – гыйнвар аенда Согуд Гарәбстанында узган «Дакар-2022» раллие нәтиҗәләре буенча, команда йөк зачетында алтын, көмеш һәм бронза трофейлар яулады. Йортның кечкенә яшәүчеләре чын җиңүче кубогын якынрак күрә алуларына бик шат иде.

Күп кенә өлкәннәр һәм балалар Владимир Чагинның эшчәнлеген актив күзәтәләр, һәм бу кичтә алар «Ефәк юл» раллие турында кызыксындырган сораулар бирә һәм спортчының карьера юлы ничек башланып китүе хакында белә алдылар. Беркем дә битараф калмады һәм барысы да хикәяләрне кызыксынып тыңлады.

Кайберәүләр өчен «Камаз-Мастер» җитәкчесе белән очрашу беренче һәм онытылмаслык вакыйга булды. Барысы да танылган кунак белән фотога төшә һәм кадерле автограф ала алды.

Республиканың танылган кешеләре белән танышу балаларның кәефенә һәм психоэмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, бу тизрәк савыгуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International