2022 елның 16 декабреннән 2023 елның 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсы уза.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул иткән карар буенча аны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе белән берлектә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы үткәрә.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советы Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсы турындагы нигезләмәне раслады.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, министрлыклар һәм ведомстволар тәкъдиме буенча ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкләгән эшлекле төркем оештырылды.
Материалларны тапшыру вакыты 2023 елның 18 гыйнварына кадәр.
Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында конкурс турындагы Нигезләмәдән белә аласыз: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-2022-goda.htm.