Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узды

2022 елның 16 декабре, җомга

2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узды.

Иҗтимагый палатада Татарстан Республикасында газлаштырып бетерүнең төбәк программасы кысаларында «Кайнар линияләр» уздыру дәвам итә, аларда гражданнарга Татарстан Республикасы торак пунктларында, шул исәптән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә программаны гамәлгә ашыру срокларына, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнарына газ җиһазларын үткәрү һәм урнаштыру буенча ташламалар бирү шартларына кагылышлы 200гә якын җавап бирелде.

Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый палата комиссиясе һәм «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International