«Радуга» кафесында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт дәваланучы балалар өчен яңа ел бәйрәме узды

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

13 декабрьдә «Радуга» кафесында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә озак дәваланучы балалар өчен яңа ел бәйрәме узды.

Ел саен үткәрелә торган «ДОБРАЯ ЕЛКА» проектын «Радуга» кафесы администрациясе,  Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм «Гаилә бергә» хәйрия фондының бушлай гаилә йорты оештырып, ел саен 27 гаиләне бәхетле итә.

Бәйрәмдә балалар имбир чыршыларын мавыктыргыч итеп ясап, аларны төрле төстәге конфитюр белән буядылар, бизәделәр, аннары җырлар җырладылар, Яңа ел шигырьләрен сөйләделәр, Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International