Татарстан Республикасында SOS социаль үзәге белгечләре Яшел Үзәндә ике эш көне үткәрде. Бу эш юнәлеше — «SOS мобиль бригадалары» проектының бер өлеше, ул Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.
1 декабрьда М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп юнәлешле лицей диварларында SOS социаль үзәге белгечләре ата–аналарга һәм балаларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирделәр, ә аннары һөнәри берләшмә: педагоглар, психологлар, социаль эш буенча белгечләр белән очраштылар.
Татарстан Республикасында SOS социаль үзәге хезмәткәрләре «Үсмерләр арасында девиант тәртипнең гамәли аспектлары» темасына өйрәтү тренинг–семинарын уздырды. Анда психологлар девиант, ягъни билгеләнгән нормалардан һәм үз–үзеңне тоту стандартларыннан тайпылучы тәртипнең үзенчәлекләре, конфликтлы ситуацияләрдә коммуникатив компетенцияләр һәм үз–үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен үстерүгә эшләүче техникалар турында фикер алыштылар.
Тренинг–семинарда хезмәттәшләр үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар. Нәтиҗә буенча барысы да семинарда катнашучы сертификатларын алды.
Шулай ук Яшел Үзәндә беренче көнне безнең белгечләр үзәк хезмәтләрендә кызыксынучы ата–аналарга консультация биреп өлгерделәр.
Икенче көнне «SOS мобиль бригадасы» тулысынча гаилә консультацияләренә багышлады. Ата–аналарны балаларның үз хис–кичерешләрен белдерә алмаулары, олыларны аңламаулары һәм тыңламаулары, яңа мәктәпкә начар җайлашулары борчый. Ә балаларны әти–әниләре һәм яшьтәшләре белән дисгармонияле мөнәсәбәтләр борчуга сала.
Татарстан Республикасында SOS социаль үзәге белгечләре ата–аналарга һәм балаларга ярдәм итү буенча хезмәтләр тәкъдим иттеләр һәм һәр гаиләдә кыенлыкларны җиңеп чыгу буенча социаль–психологик эш планын төзеделәр.
Бу эшлекле сәфәр партнер ярдәме белән дә узды. SKODA KAROQ автомобилендә белгечләр балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү, шулай ук үз тәҗрибәләре белән һөнәри берләшмәләр белән уртаклашу өчен төбәкләрнең иң ерак почмакларына да бару мөмкинлегенә ия.