«Хәйрияче эшмәкәр» проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

2022 елның 5 декабрендә «Хәйрияче эшмәкәр» проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Максатлары социаль бизнес-проектлар призмасы аша шәхси финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәнү булган 13 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге ятим балалар өчен «Хәйрияче эшмәкәр» проекты 2016 елдан башлап «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм 2017 елдан 2019 елга кадәр финансланган һәм гамәлгә ашырылган 2300 проект арасында балачак өлкәсендә Президент грантлары фонды тарафыннан сайлап алынган 100 иң яхшы проект арасына керде.

Проект агымдагы елда беренче тапкыр бөтен Россиядән катнашучыларны колачлады. Татарстан башкаласына финал турына мәгариф икътисадый сменасында катнашу өчен Россия Федерациясенең 30 субъектыннан, шул исәптән Бурятия, Якутия һәм Калининград кебек ерак төбәкләрдән яшүсмерләр чакырылган иде. 2022 ел проектының төп идеясе  булып Берләшкән милләтләр оешмасының тотрыклы үсеш максатлары кысаларында яшүсмерләрнең социаль бизнес идеяларен гамәлгә ашыру тора. 62 яшүсмер үз проектларын тәкъдим итте. Яклау нәтиҗәләре буенча 51 проект «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» дән 2,8 млн сумлык акчалата грант алды.

Бүләкләү тантанасында ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.

Тантана мобилизацияләнгәннәргә бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде. «Яратабыз! Ышанабыз! Көтәбез!» проектында катнашучылар алга таба махсус хәрби операциядә  катнашучыларга җибәрү өчен 100 җыелма әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International