2 декабрьдә Казан шәһәре А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм йөзеннән «Всё связано со всем» хәйрия бәйрәме узды.
Чара Надежда Титова җитәкчелегендә «Забота» ТР инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан әзерләнгән иде. Хәйрия бәйрәме кысаларында Казанның иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылары концерты, сәламәлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән рәссамнарның картиналары күргәзмәсе, кул эше эшләнмәләре ярминкәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, Казан епархиясенең чиркәү хәйриячелек һәм социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе Сергий Петров, «Милосердие - Казань» Казан епархиясенә мохтаҗларга ярдәм хезмәте җитәкчесе Ольга Варганова, сәламәтлек ягыннан мөмкинекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләр, Казан храмнарының мәхәллә кешеләре һәм шәһәр халкы катнашты. «Забота» актив хезмәткәрләренә Адель Мөбәрәкшин хезмәт министрлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән әйберләрне сатудан алынган акчалар һәм кунакларның иганәләре авыр авырулы балалар ихтыяҗларына һәм «Забота» иҗтимагый оешмасының социаль проектларына юнәлдереләчәк. 10 ел дәвамында «Забота» коммерцияле булмаган оешмасы Казан епархиясе ярдәмендә балаларны социаль мәдәни тернәкләндерү һәм тернәкләндерү өчен шартлар тудыра, авыр чирле балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә ярдәмгә юнәлтелгән социаль проектларны гамәлгә ашыра.
Епархия һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәттәшлеге һәм хәйриячеләр ярдәме белән инвалид балалар иҗади һәм үстерә торган дәресләргә бушлай йөриләр; тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә балчыктан һәм тукымадан әйберләр ясыйлар, картиналар ясыйлар, музыка, вокал, бию һәм физкультура белән шөгыльләнәләр; социаль такси хезмәтләреннән файдаланалар, мәдәни чараларга йөриләр.