Казанда «Лапа дружбы» («Дуслык тәпие») икенче шәһәр грант конкурсы башланды, анда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнаша ала.
Җиңүчеләрне дүрт юнәлештә билгеләячәкләр, алар 200 мең сум күләмендә грантлар алачаклар. Бәйгенең көмеш призерлары-100, өченче урынны яулаган катнашучылар – 50 мең сум алачак. «Тәпиеңне бир, дустым!» юнәлешендә иң яхшы эшләр 100 мең сум акча алачаклар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Конкурска гаризаларны биш юнәлеш буенча кабул итәләр: «Кеше этнең дусты», «Айболит һәм башкалар», «Инклюзив белем бирүдә зоотерапия», «Зооволонтер», «Тәпиеңне бир, дустым!». Катнашучыларга проектларны гамәлгә ашыруның максатын, бурычларын, срокларын һәм этапларын, көтелгән нәтиҗәләрне һәм сметаны күрсәтеп әзерләргә кирәк.
Катнашучылардан төрле идеяләр һәм инициативалар көтелә. Әйтик, «Кеше этнең дусты» юнәлешендә балалар йортсыз хайваннар проблемасына игътибарны ничек җәлеп итү, сукбай хайваннар санын киметү өчен шартлар тудыру, шулай ук дүрт аяклы дуслар белән сакчыл һәм куркынычсыз аралашу темасына чаралар тәкъдим итә алалар. «Айболит һәм башкалар» номинациясендә һөнәри юнәлеш бирү эше буенча белем бирү платформаларын эшләү тәкъдим ителә. Катнашучылар хайваннар белән бәйле һөнәрләрне популярлаштыруга багышланган проектлар тәкъдим итә алачаклар.
Гаризалар 28 февральгә кадәр gdebc-kzn@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Конкурс материалларын читтән торып бәяләү 2023 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр узачак. Җиңүчеләрне апрель аенда бүләкләячәкләр.
Казанда беренче «Лапа дружбы» («Дуслык тәпие») грант конкурсына белем бирү учреждениеләреннән, мәктәп укучыларыннан һәм аларның ата-аналарыннан 36 гариза килгән иде.