3 декабрьдә «Сила в детях» тернәкләндерү үзәгендә Идел буе спорт һәм туризм университеты студентларына баш мие стимуляциясе методикасы өчен бильгоу баланслау тактасы белән эшләү буенча мастер-класс үткәрелде.
Студентларны «Сила в детях» Хәйрия фонды директоры Адель Заһретдинов сәламләде, аларга нәтиҗәле белем теләде һәм Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә гамәли профессиональ тәҗрибә алу мөмкинлеге турында сөйләде.
Мастер-классны АФК инструкторы Әлфия Фәйрушина үткәрде.