Яшь педагогларга профсоюз стипендияләре һәм ярты миллион сумга якын грантлар тапшырылды

2022 елның 2 декабре, җомга

2022 елның 30 ноябрендә Казан Хезмәт сараенда яшь педагогларны бүләкләү булды. Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ирина Проценко яшь педагогларның территориаль Советы рәисләренә һәм профсоюз активистларына 20 мең сум стипендия, ә социаль проектлар конкурсында җиңгән биш кешегә – 30-75 мең сумлык грантлар тапшырды.

Республика профсоюз оешмасы 8 ел элек республиканың һәр районында оештырылган яшь педагоглар советын бер ел гына хупламый. Бу елларда яшь педагогларга ярдәм итү һәм үстерү буенча төрле программаларга берничә миллион сум акча тотылды.

- Безнең яшь педагогларыбыз белем бирү һәм профсоюз проектларында актив катнашучылар гына түгел, яшьләр белән эшне оештыра белүче, акцияләргә үз коллегаларын җәлеп итүчеләр дә, - дип билгеләп үтә Гомумроссия мәгариф профсоюзының республика оешмасы баш белгече Гөлсинә Гафарова. – Алар территориаль профсоюз оешмалары рәисләренең беренче ярдәмчеләре.

Бу юлы профсоюз стипендиясен Азнакай, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләре, шулай ук Казан һәм Чаллы яшь педагоглары алды. Стипендиатлар арасында укытучылар, мәктәп директорлары, балалар бакчасының музыкаль җитәкчеләре. Алар турында тулырак монда укып була.

Быел профсоюз грантына Азнакай, Буа, Әлмәт, Лениногорск һәм Казанның Совет районнарыннан яшь педагоглар советлары ия булды.

Иң зур сумма – 75 мең сумны Азнакай районы яшь педагоглар советы рәисе Ләйсән Гәрәева алды. Районда бу акчага Profcards профсоюзы әгъзалары өчен федераль бонус программасын пропагандалау планлаштырыла. Буа районы яшь педагоглар советы рәисе Яна Сабированың да охшаш проекты бар, аны гамәлгә ашыру өчен 50 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Республиканың Әлмәт һәм Лениногорск районнарының яшь педагоглар советлары рәисләре йөз мең сум акча алды. Гүзәл Әхмәдиева һәм Надежда Мельникова проектлары яшь белгечләрнең сөйләм культурасын күтәрүгә багышланган.

Казанның Совет районы яшь педагоглар ассоциациясенә профориентация эше буенча методик тәкъдимнәр эшләүгә 30 мең сум акча бирелде. 

Очрашуда 50 еллык профсоюз стажы булган остаз, Казан шәһәренең 11нче күп юнәлешле лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Курамшинаны да бүләкләделәр. «Минем беренче укытучым» башлангыч мәктәбе педагоглары өчен Бөтенроссия олимпиадасы финалистлары Наталья Коновалова, Лилия Сафиуллина һәм әлеге конкурсның абсолют җиңүчесе Юлия Черновага Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International